Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сез иң игелекле, иң мәрхәмәтле хезмәтне башкарасыз, халык сәламәтлеге сагында торасыз. Районыбызның сәламәтлек саклау системасында тирән белемле, олы йөрәкле, кешеләрне чын күңелдән ярата белүче табиблар, шәфкать туташлары эшләве дә безнең өчен зур бәхет. Шифалы кулларыгыз, ягымлы йөзләрегез, тынгысыз көннәрегез, йокысыз төннәрегез өчен, мең рәхмәт сезгә. Барыгызны да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, муллык, күңел күтәренкелеге, авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар телим. Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын!