16-нчы июнь көнне “Юниор” балалар лагереннең беренче сменасының ачылу тантанасы булды. Котлау сүзләре белән балаларга район башлыгы урынбасары Р. Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. Лагерьнең байрагын лагерьнең президенты Рамил Зиннатуллин күтәрде. Барлыгы “Юниор”да 90 бала ял итәчәк.