Тарифларның артуын «Менделеевский Единый Расчетный Центр» оешмасының җитәкчесе Елена Хадеева ачыклады.
Мәдәният өлкәсендә эшләүче оешмаларның эшчәнлеге буенча мәдәният идарәсенең җитәкчесе Лилия Федоровна сүз алды. Шулай ук Лилия Федор кызы җитәкчелек тарафыннан килгән ярдәм өчен республика һәм район хакимиятенә рәхмәтләр сүзен белгертте. “Ул программалар безгә киң мөмкинчелекләр ачты!” – дип әйтте ул үз чыгышында.
“Многофункциональный центр предоставления государственных и муниципальных услуг” оешмасының мөдире Татьяна Алексеева халыкка бирелә торган уңайлыклар турында аңлатты.
Август аенда Менделеев районында тагын 13 тән артык яңа төзелеш объектлары ачылуы турында әйтеп китте район җитәкчесе Игорь Привалов.