Әзер бул!
Шундый лозунг белән Каен агачлыгындагы урнашкан “Камские зори” приютында узган спорт көне. Көннең максаты – балаларны спорт һәм табигать аша сәләмәтлеккә җәлеп итү.
Әйтергә кирәк балалар өчен көн сизелмичә узды. Чөнки барысы да күнегүләргә баш белән чумдылар. Көн азагында каен агачлыгы белән хушлашканда, рәхмәтләрен белгертеп, балалар кулланган җирлекне чистарттылар. Кайтканда балалар арыган булсалар да, ләкин шатлык күңелләрендә ташып торды.

