Менделеевта Ифтар мәҗлесе узды!

2014 елның 23 июле, чәршәмбе




16 июль көнне “Юность” мәдәният йортында беренче тапкыр, район күләмендәге ифтар мәҗлесе узды. Ифтар мөселман горыф гадәтләре буенча дөресле итеп узды.Татарстан мөфтие Камил Самигуллин исеменнән, диния нәзарзте вәкиле, Татарстанның Төньяк – көнчыгыш регионы казые Руслан хәзрәт Муртазин сәләм сүзләрен җиткерде. Шулай ук Менделеев районы тирәдәге мөхтәсибләр, хазрәтләр, Һәм аксакаллар  чыгыш ясады. Менделеевта беренче тапкыр андый зур чара узды, анда йөзләгән кеше җыелды Һәм мөселманнар өчен ул бик күңелле булды, ди район мөхтәсибы Ирек хазрәт Нуриев. Чараның кунагы Төркия җөмҺүриятеннән килгән көръән - хафизы Мөхәммәт бәй Чивтчи Менделеевлар белән бергә намаз кылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International