Киңәшмә

2014 елның 29 июле, сишәмбе




Ураза бәйрәме уңаеннан, район җитәкчесе Игорь Привалов бүгенге атналык киңәшмәне котлаулардан башлаган. “Бу бәйрәм мөселманнар йөрәгенә бәхет һәм шатлык алып килә,” - дип әйтте Игорь Анатолий улы.
“День Крещения Руси” Ватаныбыз өчен бик зур вакыйга булуы өчен, район башлыгы динлеләрне бәйрәм белән котлады.

Татар Чаллысы авылының мәдәният йортының җитәкчесе Халикова Ф.,ТР Премьер - министры И.Халиков имзалаган шахәдәт белән бүләкләнде.

Зубрина Л. “Восторг” кибетенең җитәкчесе һәм Закиева З. “Детский мир” кибетенең җитәкчесе, Менделеев районының социаль – икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм сәүдәгәрләр көне уңаеннан Менделеев районы башлыгының мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

МАУ «Управление инвестиционного и инфраструктурного развития Менделеевского муниципального района» оешмасының җитәкчесе Эгамбердиев И., үз чыгышында районда 32 объектта эш барганы турында әйтте. Шулай ук узган 2013 ел белән чагыштырганда, объектлар 21гә артты.

Ел башыннан бирле 196 кеше эшкә керде, алар арасыннан 101 эшләмәүчеләрдән, 94 үсмер җәйге каникуллар вакытына урнашкан. ГКУ «Центр занятости» оешмасының җитәкчесе Мухамадеева Е. үз чыгышында ачыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International