Алкоголь эчемлекләрен сатувы түбән төште

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Бүгенге көндә спирт эчемлекләрен сату мәсъәләсе бик мөһим булып тора. Менделеев районында 1 июль көненә алкоголь продукциясен сата торган 70 сату нокталары эшли. Аларның 35 шәһәрдә, 35 авылларда урнашкан. Әлегә алкоголь продукциясен сатувы түбәнгә төште.
Аның сәбәпләре:
- 2013 елда 0,5 л шышаның минималь хакы 170 сум иде, 2014 елда исә 199 сумга артты.
- Бүгенгә яшьләрнең күбесе алкоголь эчемлекләрдән баш тарта. Чөнки саулыкка зыян килгәнен аңлыйлар.
- Фальсификацияле алкоголь оборотта кулланувы.
- Менделеев районындагы сату нокталарында, озак вакыт буенча алкоголь сатыр өчен лицензия юк иде. Ул очракта МВД хезмәткәрләре тарафыннан, районда 64 литр санкциясыз спиртлы эчемлекләр алынды.
Алкоголь эчемлекләрен сата торган нокталарда, санкциясез спиртлы эчемлекләрне сатканнарны ачыклар өчен, һәр атналык рейдлар уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International