Менделеевта спорт көне

2014 елның 12 августы, сишәмбе




9 август «Всероссийский День физкультурника» уңаеннан Менделеев районында спорт ярышлары узды. ДЮСШ «Батыр» спорт мәйданында, волейбол буенча, ирләр һәм хатыннар төркемнәре катнашты. Җиңүчеләрдән «Бизяки» һәм «Химик» төркемнәре чыкты.
Район башлыгы бүләгенә «Химик» стадионында футбол буенча ярыш узды. Актив катнашучылардан 8 төркем уйнады. Ярышта “Камашево” төркеме җиңде.
Шулай ук стадионда 800 метрга йогерү узды.
8 - 9 август “Айсберг” боз сараенда хоккей буенча турнир узды. Анда 20203 – 2005 елларда туган яшьләр катнашты. 1 – урын “Лигры – 2004”, 2 урын – “Лигры – 2005”, 3 урын – “Лигры – 2003” төркемнәре алды.
“Юниор” лагерендә ял итүче балалар арасында “Веселы старты” уеннары узды.










ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International