«Мәңге яшә Әнием»

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе




Тойма авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышлаган «Мәңге яшә Әнием» дигән ял кичәсе үтте. Әниләр Һәм балалар бәрәңге әрчү, курчак төрү, бишек җыры башкару, бер-береңә матур, ягымлы сүзләр әйтүдә ярыштылар. «Әниеңне, балаңны эзләп тап» , «Балаңның, әниеңнең кулын рәсемнән эзлә», «Көйле утраулар» уеннарын бик яратып уйнадылар. Балалар әкият илендә сәяхәттә булдылар; әкият геройлары турында сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар. Кичә җыр-бию белән бизәлеп барды. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International