Әни җирдә иң зур кеше

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе




29 ноябрьдә Бәзәкә мәдәният йортында Әниләр көненә багашланган “Әни җирдә иң зур кеше” дип исемләнгән бәйге булды. “Иң назлы Әни” исеменә Гөлнур Нуретдинова, “Иң зирәк Әни” исеменә Венера Гыйлметдинова, “Иң тырыш Әни” исеменә Рәвия Мусина лаек булды. Кичә музыкаль котлаулар белән үрелеп барды. “Бизәк” бию төркеменең кечкенәләр группасы әниләргә үзләренең яраткан биюләрен бүләк иттеләр. Кәүсәрия Шәйдуллина, Эльвира Шиабиева башкарган матур җырлар, әниләргә бәйрәм бүләге булып барып иреште. Күрше авылдан килгән кунакларның чыгышын (Ришат Кабиров, Псәй авылы) һәм (Алена Данилова, Тәкәш авылы) Бәзәкә авылы тамашачылары бик җылы каршылады. Кичәне әзерләүче мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Ф. Башарова исеменнән мәдәният йорты директоры Г. Гумерова спонсорларга Илгиз һәм Дамира Кашафетдиновларга кичәнең музыкаль яктан бизәлешен тәэмин итүче Р. Калимуллинга, балаларында кеченәдән мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүче әти-әниләргә зур рәхмәт белдерде. Аларга җавап итеп барлык тамашачы исеменнән бәйрәм кичәсен оештыручыларга Мәүлидә апа Исмагыйлова рәхмәт сүзләрен җиткерде.








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International