Ватан Геройлары көненә

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе




Турай урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышлап 5нче сыйныфта “Бөек Ватан сугышы геройлары” дигән темага ачык сыйныф сәгате күрсәтелде. Укучылар сугышта катнашкан бабалары, тыл ветераннары турында дулкынландыргыч сөйләделәр. Районыбыз геройлары турында тирән белемнәрен күрсәттеләр. Укучылар дәрескә, үзләре эзләнеп, герой-пионерлар турында материаллар, видео ясап алып килгәннәр. Сугыш турындагы тетрәндергеч шигырьләрне яттан сөйләделәр, сәхнә әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр.









ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International