“Игелекле йорэк”

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе




1 нче декабрьдән районда һәм Республикада Инвалидлар декасы игълан ителде. Шул уңайдан, 7 декабрь көнне Сәйтәк авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. Бәзәкә урта мәктәбе укучылары белән берлектә “Игелекле йөрәкләр” дип исемләнгән чара уздырды.

Хәзерге вакытта Сәйтәк авылында 3 инвалид яши. Чара вакытында авылда яшәүче инвалидларның өйләренә барып, аларның хәлләрен белделәр. Кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Тәмле кучтәнәчләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International