Газетаның беренче номеры

2014 елның 13 декабре, шимбә




Турай урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшь кәламчеләр” түгәрәге оешты. Түгәрәкнең җитәкчесе – яшь, энергияле тарих укытучысы Ләйсән Шаеховна Фассахова. Кыска гына вакыт эчендә ул түгәрәккә йөрүчеләрне туплап өлгерде. Тырышлык үз нәтиҗәләрен көттермәде: балалар иҗаты үзәге ярдәме белән “Мәктәп мизгелләре” дигән газетаның беренче номеры дөнья күрде. Яшь каләм тибрәтүче дусларыбызга иҗат уңышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International