ГТО нормативлары тапшырабыз

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе




Яңа уку елыннан башлап Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары проект рамкасында җәйге ГТО нормаларын тапшырды. Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы ГТО тестларын тапшыру спорт ярышлары формасында узды. Тест тапшырыр алдыннан укучылар укытучы күзәтчелеге астында физик күнегүләр ясадылар. Ярышларда техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, укучыларның сәламәтлекләрен саклауга басым ясалды.
Мәктәптә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дигән стенд ясалды. Стенд сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, укучыларда массакүләм спортка кызыксыну арттырырга ярдәм итә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International