8 январьдә Тойма авылы мәдәният йортында “Яңа ел белән!” дигән исем астында бәйрәм концерты булды. Концертта моңлы җырлар, рус, татар, гарәп халкының биюләре, кызыклы мәзәкләр күрсәтелде. Концерт тамашачыларның зур алкышлары белән узды, халыкка охшады.