Иске Гришкин авыл китапханәсе 2015нче елны-әдәбият елы буларак, сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗаты белән танышудан ачып җибәрде. 9 нчы январьда мәктәп ял лагеренә йөрүче укучыларга Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Г.Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр.
Укучылар шулай ук, яшь шагыйрь Булат Садретдиновның кызыклы вакыйгаларга нигеләнеп язылган шигырьләре белән таныштылар. Булат чыннан да шигырьләр бүләк итеп кенә тора. Аның "Хикмәтле малай", "Мин бит татар малае", "Айда кунакта" исемле китаплары безнең китапханәләдә яратып укылучы китаплар рәтендә. Сезне китапханәләрдә берсеннән-берсе кызыклы китаплар көткәнен онытмагансыздыр. Кышкы ялларда рәхәтләнеп китап укыйк, дуслар!