Исәнме иске Яңа ел !

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Исәнме иске Яңа ел !

Тойма авылы мәдәният йортында директор Сираева Мәрфуга, аккомпаниатор Мубаракшин Айрат, китапханәче Ямалутдинова Фирзәвия тырышлыгы белән «Исәнме иске Яңа ел!» исеме астында ял кичәсе булып узды. Бәйрәм бик җанлы рәвештә үтте. Программа кызыклы уеннар, ярышлар, җыр һәм биюләр белән барды. Кыш бабай ролен башкаручы Долганова Мәдинә кичәләребезнең бик актив катнашучыларның берсе. Кар кызы булып Шафигуллина Розалия уйнады. Кичәдә тамашачылар зур теләк белән катнаштылар. Сибагатуллина Гөлфәрүзә апа 80 яшеннән узуына карамастан бик матур итеп җырлады. Өлкән яшьтәгеләр арасында Гөлфәрүзә апа актив катнашучы. Кичә чәй табыны артында баянга кушылып күмәк җырлар белән дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International