7 мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары Татар китапханәсендә үткән “Кешене кеше иткән – китаптыр” дигән танып белү сәгатендә катнашты. Китап – зур хәзинә, белем чишмәсе. Ул элекке заманнардан ук килгән гыйлемне түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыра. Күп укыган кеше белемле, зирәк була. Китаплар тормыштагы бик күп сорауларга җавап табарга булыша, китап – ул дус һәм сердәш.
Укучылар белән кем күпме китап укыганы барланды, укыганнар буенча викторина үткәрелде. “Китап нәрсә ярата” дигән уен барышында китап уку кагыйдәләре искә төшерелде. Китаплар йорты - китапханәләр турында әңгәмә үткәрелде. Безнең китапханәдән күпкә зур, безне кызыклы матур басмалар белән тәэмин үтүче Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә 150 яшь тулуын әйтеп, презентация күрсәтелде. Әлеге искиткеч зиннәтле бинаның заманында химия заводлары төзеткән Ушковлар йорты икәнен сөйләү балаларда зур кызыксыну уятты. Киләчәктә укучылар, Казанда белем алуга ирешеп, халкыбызның гаять зур мирасын туплаган Милли китапханәнең актив китап укучылары булыр дип ышанабыз.
.jpg)