Турай авылы элек- электән ислам дине кануннарын, халкыбызның гореф- гадәтләрен саклап килгән авылларның берсе.
Узган атнаның шимбәсендә Турай авылы мәчетендә дә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлид мәҗлесе үтте. Биредә район мөхтәсибе Ирек хәзрәт катнашты.
Турай авылы мәчете имамы Флүр хәзрәт Минеханов кунакларга авыл, мәчетләр тарихын, борынгы каберлекләр, авылдан чыккан дин әхелләре турында сөйләде. Авыл аксакалы Кәрим ага мәчет эшчәнлегенә, Флүр хәзрәтнең динне үстерү, яшьләрне дингә тартудагы эшчәнлегенә тукталды, аңа авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерде.
Укытучылар тырышлыгы белән мул табын әзерләнде. Бәйрәм үткәрүгә көчен керткән мөгалимнәргә Флүр хәзрәт рәхмәтен белдерде.