Бәзәкә авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оешуга 150 ел тулу уңаеннан “Мәңгелек чишмә” дигән чара үткәрелде. Милли китапханәнең “биографиясе” бик бай. Бу турыда укучыларга китапханәче Ф.Башарова җиткерде.
Татарстан Милли китапханәсе, җәмәгать китапханәсе буларак, 1865 нче елның 10(24) гыйнварында Казан шәһәрендә ачыла. Аның нигезен китап белгече һәм төбәкне өйрәнүче галим Иван Алексеевич Второв тупланмасы тәшкил итә, анда 903 исемдәге 1908 нөсхә китап һәм вакытлы матбугат басмасы була.Әлеге тупланманы китап белгеченең улы-язучы ,археолог һәм этнограф Н.И.Второв шәһәргә 1844 елда бүләк итә. Ул заманның алдынгы карашлы рус интеллегенциясе вәкилләре аталы – уллы Второвлар бу төбәкнең мәдәни тормышында гаять зур роль уйныйлар.
Китапханә ачылган беренче атнада бирегә 110 кеше укучы буларак килә. Беренче вакытларда китапханәгә йөрүчеләр саны “Казанские губернские ведомости”да басылып бара. 1865 нче елда китапханәгә йөрү санын 8503 кеше тәшкил итә. 1871 нче елда шәһәр Думасы утырышында китапханә комиссиясе төзелә һәм китапханә эшенә кагылышлы мәсьәләләр биредә тикшерелә башлый.
Бөек Октябрь революциясеннән соң Казан шәһәре җәмәгать китапханәсе тормышында яңа эпоха башлана. 1919нчы елда китапханә бай промышленник Ушковлар йортына күчерелә һәм бүгенге көндә дә шунда эшли. А.Ушков бу йортны сөекле хатыны Зинаида Ушкова өчен танылган архитектор К. Мюфке проекты буенча төзетә. 1923нче елдан җәмәгать китапханәсе шәһәр үзәк китапханәсе дип үзгәртелә. Әле моңарчы,1920 нче елда ук китапханә В.И. Ленин исемендәге дип үзгәртелгән була.
Җөмһүриятебезнең баш китапханәсе 1991 нче елда Милли китапханә статусын алды. Бүген ул – Идел буе мәдәниятенең әһәмиятле үзәге, халыкара танылу алган китапханә. Дөньяда татар китабын , халык язмышына кагылышлы әдәбиятны туплау, саклау, тарату белән шөгыльләнә.Аның хәзинәсендә 3 200меңнән артык китаплар һәм документлар исәпләнә.Алар арасында Х11 гасыр шәрекъ кулъязмаларыннан башлап, татар һәм рус классик язучылары, мәгърифәтчеләренең үзләре исән чагында нәшер ителгән китапларына кадәр бар.
Китапханәнең эше күпкырлы. Анда язучылар белән очрашулар, конференцияләр үткәрелә, артистлар чыгыш ясый, иң популяр китап конкурсына йомгак ясала.
Китапханә урнашкан йорт бүгенге көндә дә Казан шәһәрен искиткеч матурлыгы белән бизәп тора. Чара барышында укучылар бу турыда видеоязма карадылар, китапханәче укучыларга китапның кеше тормышындагы роле турында сөйләде, укырга әдәбият тәкъдим итте һәм мероприятиене ТРның Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин сүзләре белән тәмамлады: “Архитектура һәм сынлы сәнгатьнең чын могҗизасы булган бу гаҗәеп бинага Татарстан җирендә һәм башка ил-дәүләтләрдә яшәүче халыкларның гаять рухи хәзинәсе тупланган. Монда килгән һәрбер кеше, әйтерсең лә, акыл һәм гүзәллек чишмәсеннән авыз итә. Әмма, авыз иткән саен, аның гыйлемгә һәм матурлыкка булган ихтыяҗы һич кимеми, киресенчә, күңел сусавы көчәя генә бара. Татарстан Милли китапханәсе дип аталган акыл чишмәсенең изге суы беркайчан да кипмәс, аннан рухи байлык алырга теләүчеләр саны көннән – көн ишәя барыр дип ышанам.”

.jpg)
.jpg)
