2015 елның 9нчы маенда илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк.

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2015 елның 9нчы маенда илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы  мөһим датага хәзерләнү  уңаеннан Турай авылы җирлегендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан күпсанлы чаралар үткәрелә. ”Сөйлим бабам  турында” дигән инша конкурслары, сугыш тематикасына багышланган рәсем, шигырь конкурслары шундыйлардан. 28 гыйнвар көнне китапханә мөдиреЗөлхия Бәйрәмгалиева һәм клуб мөдире Фәния Мөхәммәтхатыйпова “Сугыш чоры балалары” дип аталган очрашу уздырдылар.Зөлхия Бәйрәмгалиева “Йөрәк аша узды сугыш” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Сугыш турындагы китапларга күзәтү ясады. Фәния Мөхәммәтхатыйпова сугыш чорының тылдагы апалар, әбиләр җилкәсенә төшкән авырлыклар турында сөйләде.Чакырылган әбиләребез:Миннур Кирамова, Рәхимә Әхмәетдинова, Халидә Шакирова үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.Чара чәй өстәле янында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International