Бөек Ватан сугышында Җиңүгә быел 70 ел тула. Ләкин сугыш кайтавазы һәр йортта, һәр күңелдә әле буген дә саклана. Тойгуҗа авылында бугенге көнгә сугыш юлларын кичкән ветеранннар, тол хатыннар инде калмады. Әтиләре сугышка киткәндә сабый гына булып калган балалар үзләре дә олыгайды. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмаган, бик иртә тормыш арбасына җигелгән сугыш еллары балаларының күңелендә никадәр сагыш һәм әрнү ята. Сугыштан соңгы авыр елларны кичереп, ару талуны белмичә илдә тормышны тернәкләндерү өчен хезмәт куйган һәрбер ветеран хөрмәт һәм игътибарга лаеклы. Тойгуҗа авылында да байтак андыйлар. Тойгуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә әзерлек кысаларында уткәрелгән “Ничек яшисең ветеран?” дигән чарада аларных тормыш- көнкүрешләре, хәл-әхвәлләре белән танышты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)