Җиңү көнен каршылап

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Җиңү көнен каршылап

 

7 февральдә Тойма авылы мәдәният йортында директор Сираева Мәрфуга һәм китапханәче Ямалутдинова Фирзәвия тыл ветераннары белән очрашу уздырдылар. Очрашуга килгән балалар һәм өлкәннәр тыл ветераннары Нуретдинова Мәскүдә апа һәм Нурмухаметов Минемехәмәт абыйларның чыгышларын зур игътибар белән тыңладылар. Сугыш башланганда 11 яшь тулган балалар укуларын ташлап, олылар белән бергә колхозда авыр эшләрне башкаруларын һәм ачлы-туклы авыр тормышлары турында сөйләделәр.

            Тыл ветераннары балаларга әти-әниләрен һәм укытучыларны тыңлап тырышып укырга өндәделәр. Тормышның кадерен белеп яшәүләрен теләделәр.

            3нче класс укучысы Уразманова Альбина шигырь сөйләде.

            Мубаракшин Айрат «Шахта көе» җырын бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International