Бүген Татарстан Республикасы Президенты катнашы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Икътисад министрлыгы гомуми коллегиясе узды
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты катнашы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Икътисад министрлыгы гомуми коллегиясе узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов әйтүенчә кризиска каршы федераль чаралар планында каралган кризиска каршы тору чараларында сәнәгать предприятиеләренең катнашуын тәэмин итү буенча эшчәнлек алып барыла.