Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә

2015 елның 20 феврале, җомга

Они все песни посвятили Родине...

 

 

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Илебезгә хисапсыз афәтләр, кан һәм күз яшьләре китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 70 ел тула. Билгеле, хәзер сугыш өермәсе алып килгән хәрабәләр дә, тән җәрәхәтләре дә онытыла төшкәндер... Ихтимал, җиңү шатлыгы да моннан 70 ел элек кичергән дәрәҗәдә түгелдер. Аннары, ул кайгы-шатлыкларны үзләре кичергән кешеләрнең күбесе фани дөньяда юк бит инде. Әмма шул елларның онытылмый, җуелмый, тузмый торган, сугыш мәхшәрен генә түгел, миллионлаган кешеләрнең җанын, йөрәк тибешен мәңгелеккә беркетеп калдырган шаһитлар бар. Алар -  карлы-бозлы, ут-ялкынлы окопларда, землянкаларда, концлагерьларда иҗат ителгән шигырьләр. Бөек Ватан сугышында башка һөнәр ияләре белән беррәттән язучы һәм шагыйрьләр дә катнашты. Алар, корал һәм каләм тотып, Бөек Җиңүне якынайту өчен гомерләрен аямыйча көрәштеләр.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомремне дә бирәм халкыма, дип язды М.Җәлил.

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка бик күп талантлы әдипләр туган халкы, туган ил өчен бу дәһшәтле сугышта башын салды.

20 февраль көнне “Бәллүр чишмә” район әдәби-иҗат берләшмәсенең “Бар җырыбыз илгә багышланды...” дип аталган чираттагы утырышы Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйрьләре иҗатына багышланды. Укучылар каһарман шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты турында белемнәрен баеттылар, М.Җәлил, А.Алиш шигырьләрен тыңладылар. Абдуллина Р.З. җитәкчелегендә килгән 3нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары Гыйләҗева Рузия, Александрова Ангелина, Артомонов Ильяс, Низамов Риналь, Данилов Леонид, Иштанов Максим, Осокина Камиләләр үзләре язган иншаларын укып ишеттерделәр. Арадан берничә язманы  “Менделеевск газетасы” редакциясенә җибәрергә хәл ителде.Укучылар башкаруында Марсель Галиев сүзләренә Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән “Уяу бул солдат”, татар халык җыры “Герман көе” яңгыравы очрашуга аерым рух өстәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International