«Өзелгән җыр эзеннән»
Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Өзелгән җыр эзеннән» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Шагыйрьның китапларыннан «Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь» исемле күргәзмә, оештырылды һәм аның иҗатына багышланган газета чыгарылды. Китапханәче Ямалутдинова Фирзәвия һәм мәдәният йорты директоры Сираева Мәрфуга балаларны Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗаты белән таныштырдылар. Аккомпаниатор Мубаракшин Айрат шагыйрьнең җырларын башкарды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Кичә балаларга шагыйрь турындагы белемнәрен тулыландырырга ярдәм итте.