Батырлык дәресе
22 нче февральдә Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган батырлык дәресе үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп, кызыклы мәсьәләләр чишүдә, төрле ярышларда, кыенлыклар киртәсен үтүдә, яралыга беренче ярдәм күрсәтүдә үзләрен сынадылар. «Өйсез куян», «Катып кал», «Кайнар бәрәнге», «Музыкаль утраулар» уеннарын яратып уйнадылар. Балалар башкаруында җырлар, шигырьләр яңгырады. Командалар арасында дуслык җиңде. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Батырлык дәресе чәй табыны белән тәмамланды.