“Туган якның садә җырчысы – Егор Уткин”

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бөрешле авылында керәшен Якшәмбе мәктәбендә укучылар җирле шагыйрь Егор Василий улы Уткинның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү дәвам итә. 29 гыйнвар көнне “Туган якның садә җырчысы – Егор Уткин” исемле укулар булып узды. Бу чарада мәктәпнең 1-9 сыйныф укучылары катнашты.  Укучылар рус һәм туган телдә Егор Уткинның чишмәләргә, туган авылга, сугышка багышланган шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлын яктырткан презентация төзеделәр. Чыгышлары өчен балалар грамоталар белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International