Укымышлылык семинар

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
25 - 27 февральдә Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында педагоглар өчен Г.Тукай исемендәге нәфис сүз конкурсына әзерлек семинары узды. Семинарда Казан, Норлат, Биектау, Кайбыч һәм башка районнардан килгән педагоглар белән беррәттән шәһәребез Балалар иҗаты үзәге укытучысы Волкова Н. М. да катнашты.
Казан театр училищесы педагогы, Татарстан Республикасының халык артисты Абдуллин Инсаф Фарутович “Сәхнә сөйләме” (теория һәм гамәл), Мари Эл Республикасының күренекле сәнгать эшлеклесе Лядова Татьяна Валентиновна “Режиссура» бүлеген алып барды. Семинар театр училищасының чыгарылыш студентлары тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Зурлар өчен cугыш турында хикәяләр” спектакле белән тәмамланды. Һәр катнашучыга сертификат тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International