«Кинога рәхим итегез!»

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
27 февраль көнне «Юность» мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чираттагы кинодәресе үтте. Тамашачыга Сергей Колосовның «Помни имя своё» фильмын тәгъдим иттеләр. Фильмның темасы бүгенге көндә дә актуаль.
27 январьдә Холокост корбаннарын искә алу халыкара көне иде. 70 ел элек совет солдатлары Освенцимны азат итәләр. Монда 1,5 млн.кеше һәлак була.
Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Мартынушкин, беренчеләрдән булып Освенцим лагерена килеп керә.
«Юность» мәдәният йортының методисты Людмила Беловатамашачыларны фильмның тарихы белән таныштырды. Төп рольне башкаручы Людмила Касаткина 1975 елда Советлар Союзының иң яхшы актрисасы дигән исемгә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International