Район активының атналык киңәшмәсе

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Бүген Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе Валерий Чершинцев узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе чорга бурычлар буенча район активының атналык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Шәһәр һәм райондагы оператив хәлләр турында Россия ЭЭМ бүлегенең Менделеевск муниципаль районы буенча начальнигы Айбулат Юнысов хәбәр итте. Җитәкче районда эшләрнең ачыкланышы 100% тәшкил итүен билгеләп үтте. Менделеевск муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе чордагы чаралар белән Менделеевск муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Александр Шуралёв таныштырды. Дәүләт статистикасы Менделеевск шәһәре бүлеге эшчәнлеге һәм 2015 елда халык санын исәпкә алуны үткәрү турында Валентина Заплаткина - Дәүләт статистикасы Менделеевск шәһәре бүлеге җитәкчесе сөйләде. 2015 елның гыйнвар-февраль айлары өчен ТКХ хезмәтләренә исәпләүләр һәм түләүләр нәтиҗәләре буенча Менделеевск Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Хадеева чыгыш ясады. Яшьләр һәм спорт идарәсе начальнигы Александр Макаров “Авыл яшьләре” спорт уеннары нәтиҗәләрен игълан итте, һәм 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен район җитәкчесе В.Чершинцевка Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән медаль һәм грамота тапшырды.
Турай авыл җирлеге командасына узган атнада “Авыл яшьләре” спорт уеннарында 1 урын алган өчен кубок һәм грамота тапшырылды. Киңәшмәдә барлыгы 93 кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International