“Тере классика” 2015 нче ел

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
2015 нче елның 3нче мартында үзәк балалар иҗат йортында ТР Менделеев муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф укучылары арасында IV Бөтенроссия конкурсының район этабы буенча яшь сәнгатьле укучылар конкурсы үткәрелде. Конкурста Менделеев бюджет гомуми урта белем бирү мәктәпләреннән 1,2,3,4,7нче мәктәпләр, Тихоново, Иске Гришкино, Камай, Татар Чаллысы мәктәпләреннән 17 укучы катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
1нче урын – беренче Менделеев бюджет гомуми урта белем бирү мәктәбе, Мингалиева Алия, педагогы: Минигалеева Т.А.
2нче урын – беренче Менделеев бюджет гомуми урта белем бирү мәктәбе, Петрова Елизавета, педагогы: Минигалеева Т.А.
3нче урын - өченче Менделеев бюджет гомуми урта белем бирү мәктәбе, Шаяхметова Гульфия, педагогы: Сунгатова Р.И.
Катнашкан өчен 1,2,3,4,7нче, Тихоново, Иске Гришкино, Камай, Татар Чаллысы гомуми урта белем бирү мәктәпләренә таныклык тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International