Пенсион Фонды идарәче хәбәр итә

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Менделеев районы Пенсион Фонды идарәсе тантаналы рәвештә аналар (гаиләләр) капиталына сертификатлар тапшыра.
Кояшлы язгы көннең 4нче мартында хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Менделеев районы Пенсион Фонды идарәче тантаналы рәвештә әниләргә әниләр сертификаты тапшырды.
Чарада катнашучыларга идарә башлыгы бу акчаларны ничек тотарга кирәклеге турында аңлатты, чын күңелдән аларны олуг вагыйга – бала туу белән котлады, балаларга нык сәламәтлек, ә әти-әниләргә балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләде. Үткәрелгән чара азагында бергәләп фотога төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International