Менделеевск үзәк район хастаханәсен ремонтлау буенча штаб утырышы.

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевск үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеген ремонтлау буенча район җитәкчесе Валерий Чершинцев штаб утырышы уздырды. Анда инфраструктура һәм территориаль үсеш идарәсе бүлеге җитәкчесе Татарстан Республикасы икътисад министры Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты - Ришат Зиннәтуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары - Владимир Фролов, Менделеевск үзәк район хастаханәсенең баш врачы - Олег Сабаев катнаштылар. Очрашу вакытында район җитәкчесе ремонт эшләренең барышын тикшерде. Якты, иркен, 2-3 урынлы бүлмәләр, һичшиксез, авыруларның тизрәк сәламәтләнүенә ярдәм итәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International