Халык иҗаты фестивале “Җиңү салюты”

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Бүген сәгәть кичке алтыда халык иҗаты фестивале кысасында “Яшьлек” район мәдәнияты йортында Бәзәкә һәм Камай авылларының “Җиңү Салюты”на багышланган концерты булды. Концертта катнашучылар тамашачыларны сугыш тематикасы кергән җыр һәм бию буенча чыгышлары белән шатландырдылар. Концерт программасын Бәзәкә авылы алып баручылары Ясминур Гиззатуллина һәм Гүзәл Гөмәрова башлап җибәрделәр. Ә Камай авылыннан Гөлфидә Галимуллина һәм Ильбар Тагиров кичәне дәвам иттеләр. Иҗат кичәсе бәйрәм төсен алды. Программа ахырында катлау сүзләре белән Менделеев муниципаль районы җитәкчесе Валерий Чершинцев чыгыш ясады һәм чыгыш ясаучыларга яхшы күңел сафлыгы һәм иҗади илһам теләде. Концерт зур алкышлар һәм җиңү салюты белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International