6 нчы март, җомга көнне “Син - Кеше!”

2015 елның 6 марты, җомга
6 нчы март, җомга көнне “Син - Кеше!” Бөтенрәсәй проектында катнашучылар “Кама таңнары” приютында 8 нче март бәйрәменә багышлап “Матурлык дәресе” уздыралар. Көн тәртибендә чәчтарашлар, визажистлар, маникюр буенча осталар мастер-класслар үткәрәчәкләр.Аларның барысын да профессиональ фотограф фотога төшерәчәк. Бәйрәм азагында балаларны бүләкләр һәм тәмле торт белән чәй көтә.
Бу чараны оештыруда Менделеев шәһәренең 3 нче мәктәп укучылдары актив катнаша. Проектның девизы- “Кешеләргә - кешеләр кирәк.” Алга таба Менделеев халкын башка кызыклы вакыйгалар көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International