“Ягез әле,кызлар!”

2015 елның 10 марты, сишәмбе

“Ягез әле,кызлар!”

7нче март көнне Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, Илнәт Мәдәният йортында “Ягез әле,кызлар!” дигән конкурс үткәрелде. Кызлар берничә конкурста катнаштылар: “Иң зирәк”, “Иң көяз”, “Иң булдыклы”, “Иң ягымлы” һ.б. Кызларга өй эше итеп костюм әзерләргә бирелгән иде. Катнашучылар  бу биремне оста итеп башкарганнар, күп төрле костюмнар әзерләнгән иде. Мәсәлән, “Эшлекле очрашулар өчен костюм”, “Дискотека өчен костюм” “Шимбә өмәсе өчен костюм” һ.б.  Таләпчән жюри һәр конкурс биремен югары бәяләде, бигрәк тә сәхнәдә үзләрен артистларча  тотуга басым ясалды. “Иң артистларча” биремендә дә кызлар югалып калмадылар.

Конкурска нәтиҗә ясап, жюри әгъзалары катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Кичәдә булган барлык хатын – кызларны Монаш авыл җирлеге башлыгы исеменнән авыл җирлеге депутаты Мальгин Г.А.  тәбрикләде. Кичә этник дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International