8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне.
Ул- матурлык һәм мәхәббәт,яхшылык һәм яктылык бәйрәме. Аны күп илләрдә дә бәйрәм итәләр. 8 нче март яз башына туры килә. Беренче чәчәкләр калкып чыга. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Монаш авыл мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Искиткеч номерлар белән беррәттән төрле сюрпризлар, кызыклы уеннар әниләрнең күңеленә хуш килде. Залда утыручы әниләргә балаларының чыгышлары бик тә ошады.Төрле җырлар, биюләр, шигырьләр дә булды. Александр Кузнецов залда утыручыларны бәйрәм белән котлады.Аларга сәламәтлек, елмаю, бәхет теләде.Яз-ул мәхәббәт чоры,яңа тормыш вакыты. Шуңа күрә дә без хатын-кызларга яз сыйфатлары, кояш елмаюы,ягымлылык телибез.