Җиңүгә дан!

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Җиңүгә дан: Россия халкы бушулай Бөек Ватан сугышы мелодиясе белән “гудок” ясаталар.
“Җиңүгә дан!” дип аталган акция юл алды. Бу акция дә һәр кеше катнаша ала. Кулда симкарта белән кәрәзле телефон булуы шарт.
Түләүсез “1945” номерына шалтыратып, Россия халкы, узләренен кәрәзле телефоннарына “гудок” урынына сугыш вакытындагы бер җырның көен яздыра ала. Мәсәлән: “Караңгы төн”, “Славянканын саубуллашуы”, “Җиңү көне”, “Катюша” һәм “Зәңгәр шәл”.
“Бу җиңү көне” дип аталган кәрәзле сериалга тоташырга һәм совинформбюро яңалыкларын, 70 ел элек Бөек Ватан сугышы фронтларында нинди яңалыклар булган, шуларны белергә; “Җиңүгә дан!” акциясенең эмблемасын, “Җиңүгә 70 ел!” дигән мобиль кушымта ясатырга була.
Бөтен Россия акциясе – ул җиңү тарихын яңа технология кулланып, тагын да яхшырак белергә ярдәм итә.
Беренче тапкыр бу акция 2010 нчы елда старт алды һәм бу акциядә 20,9 млн кеше катнашты.
“Бөтен Россия акциясен “МТС”, “Билайн”, “Мегафон”, “Tele2” һәм башка зур кәрәзле телефон операторлары күтәреп чыкты ,” – дип һәбәр ителде Бөек Җиңүнең may9.ru сайтында.
Менделеевск муниципаль районы администрациясендә муниципаль район башлыгы Валерий Чершинцев һәм тагы 10 кеше бу элемтәгә кушылды инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International