Җиңү бәйрәменә 60 көн!

2015 елның 10 марты, сишәмбе
10 нчы март дәвамында безнең гаскәрләр каты сугышлар белән Данцигтан көньяк – көнчыгыш ягында урнашкан Тихенгоф шәһәрен, Йонгфер, Нойтшэд-Тервальд, Ладекопп, Тиге, Мариену, Нидау, Хальбштадт, Миленц, Гросс Монтау торак пунктларын алалар.
2 нче Белорус фронты сугышчылары,зур үсеш алган Данциг юнәлешендәге һөҗумны арттырып , 10нчы мартта зур дәрәҗәле тимер юл һәм шоссе үзәкләрен - Лауенбург, Картузы(Картхауз) шәһәрләре, шулай ук 300 дән артык торак пунктлары алалар. Алар арасында: БАЛЬДАУ, ДАЛЬВИН, ШЕНЕК, ГРОСС ГОЛЬМКАУ, ГРЕНЦДОРФ, КОБИССАУ, МИХУЦИН, СИРАКОВИТЦ, ВУТЦКОВ, ЦЕВИТЦ, НОЙЕНДОРФ, ЛАНДЕХОФ, ВИТЦИГ, ЦЕЦЕНОВ, ГИЗЕБИТЦ, ШМОЛЬЗИН.
ШТЕТТИНСК юнәлешендә безнең гаскәрләр ЕГЕРСВАЙЛЬ, ФРАНЦХАУЗЕН, БУХХОЛЬЦ, КЛЕБОВ төбәкләрен алалар.
9 нчы март дәвамында 1 нче Белорус фронты гаскәрләре 2000 нән артык немец солдат һәм офицерларын әссирлеккә алганнар.
Венгриядә, Балатон күленнән төньяк-көнчыгыш ягында безнең гаскәрләр , дошманнарның Дунайга юнәлтелгән төп җәяүле көч һәм танк һәҗумнәрен кире кайтара.
Күп югалтулар белән дошманнар кайбер җирләрдә оборона сызыгына юклы-барлы ярып керәләр. 9нчы март эчендә бу районда 72 немец танкы һәм үзйорешле ату коралы юк ителде.
Башка фронтта – урындагы сугышлар һәм күзәтчеләр эзләү дәвам итә.
9 мартта барлык фронттларда 113 немец танкы, үзйорешле ату коралы юк ителде. Һава сугышында һәм зенит артиллериясе ярдәмендә 83 дошман самолёты бәреп төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International