Җиңүчеләрне котлыйбыз!

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
9 нчы мартта Ижау шәһәрендә Удмурт Республикасы беренчелеге өчен ачык көнчыгыш хәрби көрәше (Кобудо дисциплинасы) булды. Анда Ижау, Можга, Әгерҗе, Яр Чаллы, Менделеевск спортчылары көч сынашты. Әлеге ярышлар шулай ук Мәскәү шәһәрендә узачак Рәсәй беренчелегендә катнашу өчен сайлау туры булды. 14 спортчыдан торган “Сатори” спорт клубы командасы 10 призлы урынны яулады:
Алтын – Тимиркеев Илья (10-11 яшьлек малайлар, 40 кг га кадәр авырлыкта)
Малахов Радик (14-15 яшьлек үсмерләр, 60 кг га кадәр).
Көмеш – Зәйдуллин Дамир (10-11 яшьлекләр, 40 кг га кадәр)
Пайдуганов Артур (12-13 яшьлекләр, 40 кг га кадәр)
Николаев Алексей (12-13 яшьлекләр, 45 кг га кадәр)
Бороздюхин Максим (14-15 яшьлекләр, 50 кг га кадәр).
Бронза – Егоров Дмитрий (14-15 яшьлекләр, 55 кг га кадәр)
Зырянов Александр (14-15 яшьлекләр, 50 кг га кадәр)
Журина Регина (14-15 яшьлек кызлар, абс. үлчәү категориясе)
Минибаева Наталья (16-17 яшьлек кызлар, абс. үлчәү категориясе).
Җиңүчеләргә грамота һәм медальләр тапшырылды. Спортчыларның тренерлары - Л.С. Богатова һәм М.А. Карманова.










ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International