Энием бәйрәм

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
5 нче, 6 нчы мартта 6 нчы "Аленушка" балалар бакчасында халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмнәр үтте. Бар төркемнәр дә матур чаралар әзерләде. Балалар бакчасы коллективы бу бәйрәмнәрне үткәрүдә зур көч куйды. 1 һәм 2 нче кечкенәләр төркеме балалары үзләрен үрнәк яктан күрсәттеләр. Балаларга кунакка Чибәркәй Яз, клоун Клепа, кыз Аленка килделәр. Уртанчылар төркеме балаларына кунакка Матрешка килде. Үзе белән тылсымлы чәчәк алып килгән иде. Чәчәк барлык теләкләрне дә үтәде. Зурлар төркеме малайлары үзләренең кызларын чын джентельменнарча котладылар. Матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, вальс һәм кадриль биеделәр. Мәктәпкәчә яшьтәгәлер төркеме балалары кунакка Сипкелкәйне чакырдылар. Ул аларга китап битләреннән килде, балаларга матур җырлар, шаян биюләр һәм төрле бәйгеләр белән әниләрен котларга ярдәм итте. Һәр төркемдә дә азактан сүзне әтилләргә бирделәр. Алар барлык хатын - кызларга матур җырлар, хисле шигырьләр һәм елмаю бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International