20нче марта 12нче балалар бакчасында Нәүрүз бәрәме үткәрелде. Яз хәбхрчесе карга(педагог Каюмова И.И.) үзенең дустын аюны (Камалиева Л.Д.) кышкы йокысыннан уятты, куянны ( Хабибуллина А.Р.) чакырды, һәм алар бергәләшеп балалар янына кунакка килделәр. Алар артыннан Кыш бабай (Митрошина Э.М.) да килде, әмма аның вакыты үтеп киткәнлеге ачыкланды. Яз кызы- гүзәл Нәүрүз (Камашева Л.Р.) үзенең дусларына ашыкты. Көлке һәм күтәренке күңел Шүрәлене (Ахмадиева Л.А.) дә уятты. Аның да балалар белән күңел ачасы килгән иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, татар халык мәкаль-әйтемнәрен искә төшерделәр, җитезлектә көч сынаштылар. Балалар әчен бәйрәмне татар теле тәрбиячесе Ахметгареева А.Ш. һәм музыка җитәкчесе Антонова А.Н. әзерләделәр, бәйрәмне үткәрергә Давлетшина А.Р. ярдәм итте.