"Солнечный берег” посёлогында җир участогы сату

2015 елның 21 марты, шимбә
Ямьле Кама елгасы буенда шәһәрнең көнчыгышында урнашкан "Солнечный берег" посёлогы сатыла. Җир участогының көнчыгыш ягында Түбән Кама сусаклагычы, көнбатыш ягында урман һәм Яр Чаллы - Әгерҗе автомобиль юлы, ә көньягында киләчәктә поселок белән шәһәрне тоташтыручы юл төзү планлаштырыла. Поселоктан Менделеевск шәһәренә 2 км., Чаллы – Әгерҗе юлына 200 м., Кама елгасына 200 м., Яр Чаллы шәһәренә 25 км., “Ижминводы” санаториясенә 25 км. Бу участок Менделеевск халкы арасында гына түгел, башка шәһәр һәм регионнар арасында да зур кызыксыну уята. Поселокның гомуми мәйданы 30 гектар. Монда бер-ике катлы коттедж тибындагы йортлар төзергә планлаштырыла. Бер коттедж җиренең мәйданы 10 сутый. Поселокны социаль һәм инженер инфраструктурасы белән Кама елгасының ярын төзекләндерү һәм көймә станциясе төзү планлаштырыла. Җир участогы сатып алу сораулары буенча 2-21-76, 2-20-51 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International