Нәүрүзбикә – яз кызы
24 мартта Тойма мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәмгә кыш бабай белән Нәүрүзбикә кунак булып килделәр. Кыш бабай ролен Долганова Мәдинә, Нәүрүзбикәне Замшилина Диана оста уйнадылар. Бәйрәмгә килгән авыл халкы һәм балалар төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Тамашачылар кыш бабайны матур теләкләр теләп озатып, Нәүрүзбикәне сөенеп каршы алдылар. Авыл халкы чәй өстәле артында Галимуллина Фирдәүсә апа пешергән тәмле беленнәр белән сыйландылар.