Гаубица-30 пушкасын урнаштыру

2015 елның 27 марты, җомга
Бүген Менделеев районына 9 майга урнаштырыр өчен Гаубица М-30 пушкалары алып килделәр . Гаубица М-30 пушкаларын безгә Свердловск өлкәсеннән китерделәр . Совет гаубица чоры Икенче бөтендөнья сугышы-бу корал 1939 елдан 1955елга кадәр чыгарылган һәм бөтен илләрдә төп коралларның берсе булган, ХХ гасыр уртасында, азагында булган бәхәсләрдә кулланылган. Бу корал белән Бөек Ватан сугышы елларында беренче совет эресериялы үзйөрешле артиллерия җайланмалары СУ-122 коралланган.
Кайбер артиллерия экспертларының фикеренчә, М-30 ХХ гасыр уртасындагы совет көпшәле артиллериясенең иң яхшы корылышларыннан берсе булып санала.
Җиңү көнендә, ягъни 9 майда бу пушкаларны районның "Яшьлек" мәдәният йортының бәйрәм мәйданында урнаштырачаклар








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International