“Әкияттә кунакта”

2015 елның 27 марты, җомга
Монай авылында каникуллар файдалы үтә.
26 нчы март көнне Әдәбият елы һәм балалар,яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында китапханәче Н.В. Ахмедова һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Л.И. Колягина балалар өчен “Әкияттә кунакта “ кичәсен үткәрделәр..Балалар серле һәм могҗизалы әкият дөньясын гизделәр.Башта алар конкурсларда катнашып Мюнхаузен кебек ядрәдә очтылар,әкият темасына ребуслар чиштеләр, шулай ук мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр.
“Сладкоежка” ансамбле активистлары Абубакиров Ильназ,Нәҗметдинов Линар,Бакаев Кирилл,Созонова Диана,Садриева Ләйсән “Бабайның ат сатуы “ театральләштерелгән тамашасын тәкъдим иттеләр. Яшь артистларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Бәйрәм “Минем яраткан әкиятем” темасына рәсем конкурсы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International