Иске Гришкинода юбилей медальләре тапшыру

2015 елның 27 марты, җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Иске Гришкино авылында яшәүче 10 тыл ветеранына тантаналы рәвештә юбилей медальләре тапшырылды. Чара район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлавы белән башланды.Валерий Сергеевич катнашучыларга нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч тормыш теләде. Котлауларга сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина да кушылды.Тыл хезмәтчәннәрен ТР хәрби комисариатның Менделеев районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәм Иске Гришкин авыл поселениесе башлыгы Валентина Мамакова котлады.Концерт хәрби темага багышланган җырлар һәм биюле чыгышлар белән дәвам итте.Чара ветераннар өчен оештырылган чәй мәҗлесе белән тәмамланды.
















ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International