27нче мартта С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда “Җиңү Салюты” фестивале рамкасында мәгариф идарәсенең отчет концерты узды. Концерттамәктәпләр, балалар бакчалары, Балалар иҗаты үзәге катнашты. Һәр оешма сугыш тематикасына багышлап вокал һәм бию чыгышлары күрсәтте. Концерт ахырында район башлыгы Валерий Чершинцев котлау сүзе белән чыгыш ясады. Валерий Сергеевич барысына да ныклы сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар теләде, катнашучыларга “5+” ле билгесе куйды.