30нчы мартта 12 нче балалар бакчасында 1 нче санлы икенче кечкенәләр төркемендә “Татарстанда без дус яшибез” бәйрәме үтте. Бәйрәмне тәрбиячеләр Махмутова О.Ю., Курбанова З.И. һәм музыка җитәкчесе Антонова А.Н. әзерләде.
12нче балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларда иртә балачак чорыннан ук бер-берсенә карата хөрмәт итү хисләрен формалаштырырга кирәк дип саныйлар. Безнең балалар бакчасында төрле милләт балалары бар: татарлар, руслар, башкортлар, марийлар, удмуртлар, украиннар ... Безнең барыбыз өчен дә Татарстан Ватаныбыз булып тора.
Балалар янына кунакка төрле милләт киемнәрдән, милли ризыклар, милли уеннар һәм биюләр белән әбиләр килде. Балалар да алардан калышмадылар, үзләренең иҗади мөмкиннекләрен күрсәттеләр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Барысында кашыкчылар уены яулап алды. Бәйрәмне алып баручы Махмутова О.Ю. барысына да дуслыкта һәм ризалыкта яшәүләрен теләде. Аның фикеренчә безнең илебезнең киләчәге дуслык орлыкларын балачак җиренә ничек чәчүебездән тора.